Ният

23 Апрель 2018
923

– Савап – нәрсә ул, әти? – Муса әтисен, сүзләрен игътибарсыз калдырудан куркып, тын да алмыйча күзләп тора башлады. Көтелмәгән сораудан әтисе дә бераз аптырашта калды:

– Савап – ул, улым… савап – ул… Менә син Аллаһы Тәгалә риза булсын дип, яхшылык эшлисең. Кешеләр сөенәләр. Сиңа рәхмәт әйтәләр. Ә уң ягыңдагы фәрештә синең яхшылык эшли торган китабыңа бу гамәлеңне язып куя, ә аның өчен сиңа Аллаһы Тәгалә бүләк әзерли. Ул бүләк бу дөньяда ук та сине көтәргә мөмкин, шулай ук Җәннәттә дә!

– Үзеңнең дә савап эшлисең киләме соң, улым?

– Әлбәттә!

– Әйдә алайса, хәзер үк бергә китап кибетенә барабыз да, догалар язылган кечкенә китапны алабыз һәм иртәгә, җомга намазыннан соң мөселманнарга таратабыз!

– О-о-о! – дип сузды Муса. – Алай булгач, безгә икебезгә дә савап языламы?!

– Әгәр дә ниятләрне дөресләп – бары тик Бер Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен генә моны эшләсәк, әлбәттә, языла! Ләкин ниятне еш кына – шушы эшнең башында, уртасында һәм ахырында төзәтергә кирәк! Югыйсә, шайтан килеп, бөтенесен дә бозарга мөмкин!

– Ә ничек төзәтергә ниятне?

– Бик җиңел: бары тик шушы эшне эшләр алдыннан, аны эшләгәндә һәм эшләп бетерер алдыннан күңелдән генә: «Мин моны нәрсә өчен эшлим? Кем өчен эшлим?» – дигән сорауларга җавап кына бирергә кирәк. Җавапны беләсеңме?

– Белә-әм! Аллаһы Тәгалә риза булсын өчен эшлим!

– Дөрес җавап!

– Ә шайтан ни өчен һәм ничек ниятне бозарга мөмкин?

– Ул бит – безнең дошманыбыз! Шуның өчен! Ул бит безне үзе белән бергә Утка алып керергә тели – шуның өчен! Ничек дисеңме… Мәсәлән, син шул китапларны өләшкән вакытта синең яныңа килеп: «Кара әле, Муса, әнә теге абый сиңа ничек карап тора – шундый кечкенә, инде савап та эшли, ди ул синең турында!» – дип әйтте ди. Һәм синең ниятең шундук бөтенләй кире якка үзгәрергә мөмкин – син инде Аллаһ ризалыгы өчен түгел, ә шул абый сиңа тагын да күбрәк соклансын өчен эшли башлыйсың! Аллаһ сакласын!

– Ух ул шайтанны!!! Нинди явыз!!! Иншә Аллаһ, мин бик тырышырмын!

– Сиңа шайтанның ничек итеп бер кешене хәйләлгәне турында сөйлимме?

– Әйдә!

– Бер җирлектә кешеләрнең гыйлемнәре булмыйча, алар бер би-ик зур агачка гыйбадәт кылганнар: аның янына барып, аңа баш игәннәр, аннан хәҗәтләрен сораганнар, төрле ризыклар алып килгәннәр…

– Агачкамы??? Нигә аңа ризык? Ул бит ашамый!!! Ничек инде алар агачтан сораганнар??? Ул бит нәрсә дә булса бирү түгел, хәтта ишетми дә!!!

– Менә шулай, улым, гыйлем булмагач, адашулар килеп чыга – шайтан тырыша!.. Ләкин шул кешеләр арасында бер Аллаһка гына гыйбадәт кылып, Аннан гына сораучы бер кеше була. Көннәрдән бер көнне ул, Аллаһ ризалыгы өчен, шушы агачны чабып атарга дип, шунда юнәлә. Ләкин аның каршына кеше рәвешенә кергән шайтан килеп чыга: «Син кая киттең?» – ди ул егеткә. Тегесе: «Моннан ерак түгел кешеләр Аллаһ урынына гыйбадәт кыла торган бер агач бар, шуны кисәргә киттем!» – ди. Шайтан аңа комачауламакчы була. Шулай итеп, алар сугышып китәләр. Егет аны җиңә. Шайтан исә: «Ә әгәр дә син аны кисмәгән өчен һәр көн саен мендәрең астында алтын акча тапсаң, бу уеңнан кире кайтасыңмы?» – ди. Егет, бераз уйлап торганнан соң, фикереннән кире кайта, өенә юнәлә. Беренче көнне, чыннан да, ул мендәре астында бер алтын акча таба. Ләкин икенче көнне дә, өченче көнне дә, акча күренми. Егет, ачуланып, балтасын алып, янәдән шул агачка таба юнәлә. Янәдән, каршына шайтан килеп чыга: «Син кая барасың?» – дип сорый ул тагын. Егет, аңа ачуланып: «Син мине алдадың! Хәзер мин ул агачны һичшиксез кисеп атам!!!» Алар янәдән сугыша башлыйлар. Бу юлы егетне шайтан җиңә. Егет аптырап: «Мин беренче юлы агачка юнәлгәндә, сине бик тиз җиңгән идем… Нигә хәзер дә шулай булмады???» Шайтан исә: «Чөнки син беренче юлы Аллаһ ризалыгы өчен ачулы идең, ә хәзер ниндидер акча өчен!»

– Һо! – Муса аптыравыннан авызын ачты. – Кара әле, шайтанны!!! Ничек хәйләләгән!!! Ничек итеп теге егетнең ниятен үзгәрткән!

– Шулай, улым! Шуңа күрә, эшне башлар алдыннан, һәрвакыт ниятләрне дөресләргә кирәк! Пәйгамбәребез : «Гамәлләр нияткә карап бәяләнә…» – дигән.

– Ә китапны өләшкән өчен безгә күп савап язылыр микән?

– Әлбәттә, иншә Аллаһ! Алай гына да түгел, шул китапны кешеләр укыган саен безгә савап языла барачак!

– О-о-о!!! Әйдә, алайса, тизрәк! Киттек кибеткә!!!

Дарья Абдуллаева

Самые интересные статьи «ИсламДага» читайте на нашем канале в Telegram.